6 нчы май көнне сугыш ветераны Анастасия Андреевна Горшковага 95 яшҗьтулды. Аны бу юбилее белән котларга район башлыы Марат Зиатдинов һәм Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков килде.
Башлык юбилярга Россия Президенты В.Путинның истәлекле бүләген тапшырды һәм җылы котлау сүзләрен җиткерде.
Җиңү көннәренә туры килгән бу юбилей сугыш хәтирәләрен яңарта, киләчәк буыннарны нык һәм куркусыз булырга өнди, яшәүгә өмет уята.
Яшәгез сез, ветераннар!