Чувашиядә – Сабантуй

2016 елның 6 мае, җомга

ТР ның культура Министрлыгы Премьер-министр И.Халиков карары нигезендә чит төбәкләрдә татар бәйрәме Сабантуй үткәрү эшен районнарга йөкләде.

Югары Ослан районына 8 нче майда Чуваш Республикасы Чабаксардагы Сабантуйны үткәрү туры килде.

Ул көнне Югары Ослан спортсменнары татарча көрәш, армрестлинг, төрле спорт уеннары өчен җаваплы булачак. 50 батыр бәрән һәм холодильник өчен көрәшәчзәк.

Шулай ук сату рәтләре, сувенирлар, республика атрибутикасы, әдәбият, чәк-чәк, камыр ризыклары – бар да булачак.

Чабаксарлыларга бу Сабантуй бик озакка күңелләренә кереп калыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International