6 нчы майда Югары Осланда ветераннар оешмасының 8 нче отчет-сайлау конференциясе булып узды.
Аның эшендә район башлыгы М.Зиатдинов, республика ветераннары Советы рәисе Хәбир Иштирәков Социалистик хезмәт Герое Николай Фролов, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы кураторы Любовь Смирнова катнашты. Бу форумга авыл җирлеге башлыклары арасыннан ветераннар һәм предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Конференциядә ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая 5 еллык эшчәнлегенә отчет ясады. Ул ветераннарга булышлык итүче кешеләрне, җитәкчаеләрне атап китте. Районда 4200 ветеран барлыгына, аларга нинди ярдәм күрсәтелүенә туктап китте.
Аннан соң бүләкләүләр булды. Конференция концерт белән тәмамланды.