Югары Осланга тагын бер җиңү өстәлде. Евразия Чемпионатыннан спортның пауэрлифтинг төре буенча җиңү белән ДЮСШ мәктәбе тренеры Радик Хәбибуллин һәм аның укучысы Ариф Мехтиев кайтты.
Бу елның февралендә тренер белән очрашканда аның максатларын ишетеп, үзенең яраткан спорт төре һәм уңышлары турында сөйләгәндә күзләренең ничек янганын күргән идем инде мин. Һәм менә аның максаты инде тормышка ашты да.
Бүген безнең яңа очрашу. Егетнең кәефе бик әйбәт, чөнки ул бик яхшы нәтиҗәләр белән Евразия Чемпионатында җиңеп кайткан, халыкара класс буенча спорт мастеры дигән дәрәҗәгә ирешкән.
Әле аның укучысы да үз авырлыгы категориясендә беренче урынны яулаган. Бу бик сирәк спорт төрендә җиңүләре белән аларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!