2016 нчы елның январь-март айлары рейтингында республикада социаль-экономик үсеш буенча Югары Ослан 6 нчы урында тора. Бу урын 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча да шулай иде.
Мондый югары урын эшсезлекнең ким булуы (0,52%), инвестицион капитал 1 кеше башына 736,15 мең сум, торак мәсьәләсе, налог булмаган доходлар кеше башына 3564 сум тәшкил итүе аркасында килеп чыкты.
Ә авыл районнары арасында Югары Ослан Тукай районыннан соң 2 нче урында тора.