Бүген Югары Осланда “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе” булып узды.
Сугыш вакыйгалары еллар үткән саен бездән ерагая, тарихка күчә бара. Бу акциядә катнашу – тагын бер кат сугыш вакыйгаларын күз алдына китерү, ветераннарны искә алу, сугышта катнашып, аның бар ачысын татыган әби – бабайларның батырлыгы алдында баш ию.
Һәр гаиләнең үз геройлары бар. Алар сугыш елларында фашизмны җиңүгә бар көчен куючылар. Алар батырлыгы хатларда, газета битләрендә, әйберләрдә сакланып калып, бүгенге буыннарга кадәр күчкән.
Бу бәйрәмне район мәгариф бүлеге икенче ел үткәрә, колоннада укучылар белән бергә фронтовикларның портретлары атлый.
Быел бу акциядә 300 дән артык укучы катнашты. Аның кысаларында район башлыгы урынбасары С.Осянин чыгышы, Социалистик хезмәт Герое Л.Смирнова котлавы һәм баннерлар яклау кебек мизгелләр булды.