Бүген Осланда уктан ату һәм арбалет буенча турнир башлана. Ул Югары Ослан районының Идел буе урманчылыгының “Казахлар сукмагы”нда булачак.
Оештыручылар:
- Югары Ослан районы администрациясе;
- ТР ның уктан ату Федерациясе;
- Районның Яшьләр клубы.
Турнирның максаты: 3D уктан ату спортын популярлаштыру;
- Спортсменнарныңспортның бу төре буенча осталыгын үстерү;
- Тәҗрибә туплау;
- Иң яхшы спортсменнарны барлау.
Үткәрү вакыты: 7-8 май.