Истәлек аллеясы

2016 елның 7 мае, шимбә

Районның картлар һәм инвалидлар интернаты IT-рк хезмәткәрләре белән берлектә “Җиңү урманы” экологик-патриотик проектының кысаларында интернат территориясендә “Истәлекләр аллеясы салдылар. Укучылар үсентеләр утырттылар, интернатта аерым бер елларда яшәп, вафат булган сугыш ветераннарын исемнәрен мәңгеләштерәләр.

Алга таба волонтерлар ярдәмендә аллеяга эскәмияләр һәм башка уңайлыклар ясамакчы булалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International