Районның имам мөхтәсибе Гали хәзрәт Зиһаншин иң яхшы мәчет яисә шамаил рәсеменә конкурс игълан итә. Бу конкурста 1-6 һәм 7-11 нче сыйныфлар өчен аерым урыннар билгеләнәчәк. Аның нәтиҗәләре 16 нчы июльдә билгеле булачак.
Конкурста җиңүчеләрне бик яхшы бүләкләр көтә. Гаризалар 10 нчы июльгә кадәр кабул ителә.
Шамаил – татар халкының иң иске традицияләренең берсе. Аның белән кешеләр өйне бизәгәннәр, аның янында намаз укыганнар.Татар шамаиле пыялага языла. Аны хәзерләү- уникаль технология һәм ул башка бернинди мөселман җирендә дә юк.