Язгы чәчү ничек бара?

2016 елның 8 мае, якшәмбе

Бүген районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы чәчү тәмамлануы турында билгеле булды.

Иртә белән без Шеланга авыл җирлегендә булдык һәм үз күзләребез белән инде кырда аз гына мәйдан чәчелми калганын күрдек.

Ә кичә ОАО “Заволжье”да булып, әле андагы язгы чәчү компаниясенең иң кызу чагына туры килдек. Анда 8 чәчү агрегаты әле кырда булып чыкты. Әле бу комплекста 7500 гектар җир чәчелмәгән. Ә халык мәкале язгы 1 көн елны туйдыруы турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International