Югары Ослан районының Яңа Юл авылында Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр истәлегенә яңа һәйкәл ачылды.
Аның тантаналы ачылышында район Башкарма комитеты җитәкчесеЛ.Хәкимҗанов, авыл җирлеге башлыгы В.Майоров һәм авыл халкы катнашты. Һәйкәлгә алтын хәрефләр белән 69 сугыш батыры исеме уеп язылган.