Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл батырлары, сугыш балалары!
Сезне барыгызны да чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм! Җиңү бәйрәме ул – бөтен халыкның бердәмлек бәйрәме. Хәзерге чорда үзеңнең үткәнеңне, тарихыңны белү – бик мөһим. Гасырларга сакланып калган батырлык, көчле рух, Ватанны ярату белән бәйле иң күркәм бәйрәм ул.
Җиңүчеләргә безнең чиксез ихтирамыбыз, алар белән горурлану, алар алдында баш ию – барысы да бу бәйрәм көннәрендә тормышка аша, алдагы көннәргә дә өмет өсти.
Барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, бәхет һәм куанычлар теләп калам. Бөек Җиңү бәйрәме белән, кадерле дуслар!
Олы хөрмәт һәм чын рәхмәт белән, Югары Ослан муниөипалҗ районы башлыгы Марат Зиатдинов.