Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чара

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Югары Осланда сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. 3 ел, 10 ай, 18 көн барды бу канкойгыч сугыш.

Бу бәйрәм тантанасы җәяүле колонна белән башланып китте. Колонна башында район башлыгы Марат Зиатдинов, ТР ның информатизаөия Министры Роман Шәйхетдинов, район прокуроры Василий Егоров барды.

Бәйрәмдә халык күп иде. Бик матур киенгән балалар, орден һәм медальләрен таккан ветераннар, ата-аналар, кунаклар сугыш елларында көрәшкән батырлар алдында яңадан бер тапкыр башларын иделәр.

Ахырдан үзешчән сәнгать артистлары концерт куйды. Кич белән «Сугыштан соң кичке алтыда” акциясе һәм кичке дискотека булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International