9 нчы майны Россиянең һәр кешесе бик зур горурлык һәм ашкынып көтеп ала.
Сугыш кырларында вафат булган батырларны, сугыш ветераннарын, сугыш балаларын сәламли бу көнне дөнья!
Макыл җирлегендә дә бу бәйрәмгә бик озак хәзерләнделәр һәм ул бәйрәм бик матур килеп чыкты да. Зур колоннага тезелеп барды макыллылар.
Бу бәйрәм белән котларга районнан мәгариф бүлеге мөдире В.Касимов килгән иде. Ул исән ветераннар Александр Иванович Махнин, Николай Михайлович Лабутов и Николай Кузьмич Кузнецовларның кулын кысып, тәбрикләү сүзләре әйтте.
Бәйрәмнең кульминациясе булып концерт торды. Аннан соң ветераннар чәй эчәргә кереп китте.