Коткарылган дөнья истә тота

2016 елның 10 мае, сишәмбе

9 нчы майда Килди авылы клубында “Буыннар истәлеге сүнми” дигән бәйрәм концерты булып узды. Аны клуб хезмәткәрләре Р.Мукаева һәм Т.Зинонова оештырды.

9 нчы май – ветерыннарны һәм сугыш вакыйгалары белән бәйле һәр кешене берләштерә торган бәйрәм ул. Көн саен проблема һәм тормыш мәшәкатьләре белән бер-береңне күрә дә алмыйсың. Ә мондый бәйрәмгә олысы-кечесе бик теләп килә.

Бәйрәмгә багышланган концертны Ангелина Мукаева һәм Максим Васин алып бардылар.

Бик матур сугыш еллары җырлары яңгырады бу көнне.

Армиягә хезмәт итәргә китүчеләргә дә юллама биреп, матур сүзләр белән озатып калдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International