9 нчы май – ул горур халыкның җиңүен бәйрәм итү көне. Сугыш беткәнгә инде 71 ел узса да, рус халкы аны изге бәйрәм итеп саный. Югалтулар - кайгылар кичермәгән бер генә гаилә дә юк бит. Миллионлаган халык сугыш кырларында ятып калганда, тылдагылар ачлыктан, ялангачлыктан интекте.
Ел саен Россия тыныч язларны каршы ала. Ә фронт яралары һәм кайгы-хәсрәт эзләре әле һаман яши. Ветераннар азайганнан-азая. Канаш авылында аларның инде берсе дә исән түгел.
Җырлар яңгырасын, котлаулар яшәсен, тыл батырлары һәм сугыш балалары ишетсен!