Җиңү бәйрәмен бәйрәм иткән көнне районның Яшьләр клубы бию кичәсе үткәрде. Бу бәйрәмгә 1,5 яшьтән картларга кадәр бик күп кеше җыелган иде.
Бәйрәм сугыш еларындагы җырлар белән башланып китте, Аннан соң – вальс, аннан соң халык биюләренә конкурс уздырылды.
Кичәнең буеннан – буена котлаулар һәм шатлык тавышлары ишетелеп торды. Бар кеше шат, бәхетле һәм көр күңелле иде.
Бәйрәм “Җиңү көне” дигән җыр белән тәмамланды.