Җиңү көне белән!

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Коргуза авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингны авыл җирлеге башлыгы В.Карасев башлап җибәрде. Үзенең чыгышында ул җыелган күп халыкны бу олы бәйрәм белән котлады, алга таба тыныч көннәр аяз күк, матур эшләр теләде.

Аңа районның җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе  О.А. Камалеева, ООО АПК «Заволжье» директоры И.Г.Габбазов, Коргуза авылының Свято-Никольский чиркәве иерее Петр,  сугыш ветераны Пырихин Василий Максимович, мәктәп укучылары кушылды.

Концерттан соң барлык ветераннарны һәм тыл батырларын чәй белән сыйладылар, алар исеменә җылы котлаулар җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International