Җиңү салюты

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Һәр елның 9 нчы маенда илебез  Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Бүгенге көндә дә ул үзенең популярлыгын һәм традицияләрен югалтмый. Халык күңелендә Җиңү шатлыгы озак елларга уелып калган. Яз көннәрендә шундый бәхетне бүләк итүчеләргә дан җырлана бу көнне.

Шушы тантанага 9 нчы май көнне культура йорты янына бик күп халык җыелган иде. Артистлар: Настенька Черменская, Светлана Белова, ВИА «Черно-Белые», биючеләр Алинә Зиннәтова һәм Гүзәл Биккенина бар кешене үзенә җәлеп иттеләр.

Олысыннан кечесенә кадәр төрле уен, конкурсларда катнаштылар. Шашлык һәм тәмле камыр ашлары белән сыйландылар, бер-берсенә тынычлык һәм бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International