МЧС ХӘБӘРЛӘРЕ

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Россия МЧС ының Татарстан идарәсе көчле давыл вакытында су транспорты белән сәяхәткә чыгудан баш тартырга чакыра.

Соңгы вакытта Татарстан елгаларында көймә һәм катерлар белән суга чыгу очраклары күбәйде. Аучылар, балыкчылар, туристлар суда транспорт белән идарә итү кагыйдәләрен үтәмичә буш вакытларын су өстендә үткәрә башладылар. Аларның күбесе – яшьләр.

Иң куркынычы – техниканы техосмотрсыз чыгару, регистрациясез, куркынычсызлык жилетларыннан башка, күп кеше төялеп, пляжларга кереп – болар барысы да закон бозу очраклары. Аннан да куркынычы – исерек хәлдә су техникасына утыру.

Шуңа күрә Татарстанның ГУ МЧС пресс-службасы соңгы вакытта күпсанлы рейдлар ясап тора.

9-10 май төнендә Чистай районында 4 кеше батып үлә очрагы билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International