Ел саен Татарстан республикасы чит төбәкләрдә Сабантуй үткәрүне үз өстенә ала. Бу юлы безнең Югары Ослан районына Сабантуйны үткәрү Чуваш Республикасы туры килде.
Район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендәге зур делегация республика башкаласы Чабаксарның Кызыл мәйданында бәйрәм җәелдерде. Бу мәйдан шәһәр халкының яратып ял итә торган урыны һәм иң зур масштаблы чараларны уздыру урыны да.
Югары Ослан делегациясе Сабантуйга сыйларын бик күп алып килгән: хәзер генә суйган иттән шашлык, гөбәдия, чәк-чәк...
Концерт бара торган җирдә бик күп кеше җыелган. “Иделкәй”ләр бу көнне Татар конгрессы исеменнән төрек халыкларның “Урмай-зәлидә” фестиваленең Гран-При сын алды.
Республикадан килгән кунаклар чәй өстәле янында әңгәмә үткәрде, бер-берсенә теләкләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Сабантуй бик күңелле узды.