Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Сабантуй бәйрәмен үткәрү буенча оештыру комитетының җитәкчесе буларак бәйрәм үткәреләсе урында эшлекле утырыш уздырды.
Анда сүз бигрәк тә объектларны урнаштыру мәсьәләләре турында барды.
Утырыш бик конструктив узды, тиешле службаларга инде йөкләмәләр бирелде.