17 нче майда Халыкара “Балалар ышаныч телефоны” көне уздырыла. Аның төп максаты – балаларның ышанычын яулау. Аларның проблемаларына игътибарны юнәлтү.
Кичә районның “Өмет утравы” халыкны социаль яклау Үзәге Куралово авылында ”Ышаныч телефоны” акциясен үткәрде. Балалар бу акциянең эчтәлеге, аның мөмкинлекләре белән таныштылар. Ахырдан анкеталар тутырдылар.
Чараның ахырында барлык катнашучыларга бердәм түләүсез телефон номеры язылган карточка-визиткалар таратылды.
Бу телефон, һичшиксез, балаларны тупас хәлләрдән саклаячак.