Район Пенсион фонды бүлеге башлыгы Л.Яруллин әйтүенчә, агымдагы елның январеннан бирле аналарга 28 сертификат бирелгән. 28 гаилә 11 млн 751 мең сум акча торак хәлен яхшыртуга тотылган, 22 гаиләгә ул 430 мең сум булып бер тапкыр гына түләнгән.
2007 нче елда Ана капиталы программасы кергәннән бирле район кешеләренә 797 сертификат бирелгән. 600 гаилә 8 млн 376 сум акча алган. 9 гаилә ул акчаны балаларын укытуга юнәлдергән.