15 нче майда Гаилә көне билгеләп үтелә. Ямбулатово башлангыч мәктәбе китапханәчесе Л.Лидонова һәм культура хезмәткәрләре Гущина Наталья, Кудрявцева Нина “Мин һәм минем гаиләм” дигән чара уздырдылар.
Балалар гаилә темасына кроссвордлар чиштеләр, “Әкият гаиләләре” темасына викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң үз гаиләләре турында, гаилә бәйрәмнәре турында бер-берсенә сөйләделәр.