Әгәр кибеттә шәхси эшмәкәр пиво гына сатса, ЕГАИС кирәкме дигән сорауга контроль-инспекция бүлеге эксперты Людмила Якимова болай дип җавап бирә:
- Алкоголь продуктлары сатучыларның барысын да ЕГАИС тоташтырырга кирәк. Бу система инде 10 елдан бирле эшләп килә. Элек ул импортерлар һәм алкоголь продуктларын җитештерүчеләр өчен генә иде, ә хәзер барлык сәүдә оешмалары күпме продуект сатып алулары турында белешмә бирергә тиеш.
- Иң мөһиме: АГАИС ка тоташтырганда да квартал саен декларация тәртибе саклана.