Шимбә көнне, 14 нче майда, район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Сабантуйга хәзерләнү буенча оештыру комитеты утырышы булды.
Аның төп моментлары турында С.Осянин сөйләде. Аңа культура йорты директоры Е.Мәхәмәтҗанова кушылды.
Быел Сабантуй 15.00 сәгатьтә башлана һәм шул ук Ял һәм култура паркында.
Төрле төрле ярышлар, җыр-биюләр, реклама, күргәзмәләр – барысы да көтә халыкны 4 нче июньдә.