Кичә Лев Яковлев җитәкчелегендәге “Калинушка” ансамбле Яр Морквашы клубына барып авыл халкын Гаилә көне белән котлады һәм күңелле концерт бүләк итте. Аларның матур костюмнары һәм номерлары һәр кешене үзенә җәлеп итте.
Залдагы халыкны гаилә бәйрәме белән котлап, бик матур җырлар җырланды, залдагылар да артистларга кушылды. Авыл халкы бик канәгать булып калды.