Халыкара гаилә көне!

2016 елның 15 мае, якшәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Сезне чын күңелдән Халыкара гаилә көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм иң символлы бәйрәм булып санала, ул тату нык гаиләне сурәтли. Ә аның өчен бер-береңне ярату, хөрмәт итү, бәхет өчен көрәш, бер-береңә ярдәм итү, авыр вакытларда ярдәм кулы сузу, тыныч мөнәсәбәт кирәк.

Бу бәйрәм көнендә барлык гаиләләргә зур хөрмәтемне белдерәм, ата-аналарга бәхет, яшь парларга якты тормыш, өлкәннәргә түземлек һәм тыныч гаилә тормышы телим. Өйләрегездә яктылык, матурлык, тынычлык һәм шатлык нуры сүнмәсен, балкып торсын!

Хөрмәт белән, район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International