Координацион Совет рәисләре семинары

2016 елның 15 мае, якшәмбе

12-13 май көннәрендәТР ның Профсоюзлар федерациясенең укыту-тикшеренү Үзәгендә Координацион Совет рәисләре семинары булып узды. Анда бөтен республикадан 40 кеше укыды. Безнең районнан анда профсоюз лидеры Лилия Хурматуллина катнашты.

Семинарда берничә актуаль тема күтәрелде: социаль – хезмәт мөнәсәбәтләре, хокуклар турындагы сораулар, профессиональ үсеш буенча тренинглар, практик күнегүләр булды.

Семинар ахырында Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова белән очраштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International