Дәүләт услугаларын электрон хәлдә тормышка ашыру һәм налог түләүнең сыйфатын арттыру өчен Россия ФНС нда «Налог түләүченең шәхси кабинеты” сервисы барлыкка килде. Анда түхбәндәге мәгълүматлар бар:
- Үзеңнең налогка буйсынучы объектларың турында;
- Исәпләнгән һәм түләнгән налоглар турында;
- Налог түлисе расчетларны контрольдә тоту;
- Түлисе налогларны үзең формалаштыру;
- Налогларны банклар аша түләү;
- Налог инспекциясенә үзең бармыйча гына мөрәҗәгать итү.
Хәзерге көндә налог органнары белән төрле мәсьәләләрне «Налог түләүченең шәхси кабинеты” сервисы аша гына чишеп була.
Мәгълүматлар Россия ФНС сайтында: www.nalog.ru