Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль музей виртуаль мәйданда үзенең лаеклы урынын алды. 1 нче ел эшләвенә карамастан, аңа 100 меңнән артык кеше кереп чыкты. Сайтта 4 меңнән артык яңалык басылды.
71 еллыкка багышлап “Үлемсез полк” акциясе старт бирде.
“Үлемсез полк”та фронтовиклар, сугыш ветераннары, тыл батырлары, концлагерьларда интеккән сугышчылар, сугыш балалары тора.
Бар халыкка мөрәҗәгать итеп, без сөйләнми калган истәлекләрне яңартуны сорыйбыз. Ул мәгълүматлар барысы да виртуаль музейда урын алачак.
Анда регистрацияләнү өчен tatfrontu.ru сайтына керергә кирәк.