Россиядәге янгын чыгу очракларының статистикасына карасаң, аларның күбесе кеше саксызлыгы һәм җавапсызлыгы аркасында килеп чыгуы билгеле. Чөнки урманнарда һәм кырларда теләгән бер җирдә учак ягалар, аны сүндермичә китеп баралар.
Январь-февраль айларында беренче янгыннар Кпаснодарда, Приморский крайда, Кырымда коры үлән ягудан башланып китте.
Шуннан соң вак кына үлән ягудан бик зур янгын Хакасиядә, Красноярскийда, Амур өлеәсендә дәвам итте. 2016 нчы елның 1 нче мартыннан Урман хуҗалыгының федераль агентлыгы янгынга каршы Бөтенроссия мәгълүмат кампаниясе ачып җибәрде.
Кайгы ишекне какмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Урман тирәләрендә учак якмагыз! Сакланыгыз! Янгын чыккан очракта -800-100-94-00! Яисә 112 номерына шалтыратыгыз!