“ФОРПОСТ” фестивале

2016 елның 17 мае, сишәмбе

13-15 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә Кама елгасы буенда яшьләр оешмаларының ФОРПОСТ фестивале булып узды. Анда район күләмендә җиңгән Октябрьский мәктәбенең “Адреналин” дигән командасы барды.

Балаларга ярышлар да, экскурсияләр дә, җырлап утырулар, кичке костер да бик ошады.

Фестивальдә 15 команда ярышты. Безнең район командасы республикакүләм чараларда беренче катнашуларына карамастан бик яхшы чыгыш ясады, диплом һәм бүләккә лаек булды. ә Назиров Айнур команданың йолдызы булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International