Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.
Анда ул көнне 8 кеше җир мөнәсәбәтләре сораулары буенча мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар да тикшерелде, аңлатмалар бирелде, кайберләре тиешле службалар карамагына тапшырылды.
Гражданнарны Башкарма комитет җитәкчеләре белән очрашуы һәр сишәмбедә сәгать 9.00-12.00 аралыгында дәвам итә.