Балаларны 2 дәүләт телендә сөйләшергә өйрәтү буенча тәрбиячеләр укулары

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

11-20 нче май көннәрендә районның яңа “Кояшкай” балалар бакчасында “ТР ның 2 дәүләт телендә өйрәтү укыту-методик комплектын тормышка ашыру” дигән темага укулар уздырылды. Анда районның һәр балалар бакчасыннан тәрбиячеләр белем алды.

Аның төп максаты – яңа федераль стандартлар кысаларында балаларны һәм рус телле тәрбиячеләрне  2 телдә аралашу өчен лексик минимумны белү. Укыту-методик комплектның авторлары көн саен килеп лекция, практик эш, презентацияләр күрсәттеләр. Соңгы көнне укытучылар проект якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International