Музей – ул безнең тормышыбыз, безнең мирасыбыз һәм истәлегебез. Музей – үткән вакыйгалардан калган истәлекне, тарихны, традицияләрне туплаучы һәм саклаучы учреждение.
18 нче майда музей хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмен билгеләп үтә. Ул тарихы белән 1977 нче елга барып тоташа. Хәзерге көндә ул 150 илдә билгеләп үтелә.
Культура һәм тарихның мөһимлеге турында сүз дә юк. Ә аларны саклап, халыкка өләшүче – музей хезмәткәрләре.
Бу бәйрәм белән районның барлык музей хезмәткәрләрен котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез!