Кичә Бөтенроссия Ышаныч телефоны һәм СПИД тан үлүчеләрне искә алу көнендә районның Яшьләр клубы “Хәрәкәт – ул тормыш” дигән фитнес-фестиваль уздырды.
Сүзне клуб җитәкчесе Н.Котова башлады. Бу фестивальнең беренче уздырылуы һәм аның массакүләм традицион булып звереләчәгенә ышаныч белдерде.
Фестивальдә 8 команда катнашты. Бик җылы атмосфера астында викторина һәм флеш-моб үткәрелде.
Нәтиҗәләр:
1 нче урын – Печище мәктәбе;
2 нче урын – гимназия;
3 нче урын – Октябрьский мәктәбе.
Барысы да бүләкләр алып таралышты.