“Мин түбән башымны иям...”

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген Печище культура йортында  районның юбилеена хәзерләнү чорында китап авторлары белән очрашу узды. Очрашуга укучылар һәм укытучылар чакырылган иде. Төп герой-кунак авыл шагыйре Мякишев Николай Тимофеевич булды.

Иң беренче оештыручылар аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аның шигъри күңелле икәнен, илһамга тартылуын, шигырьләренең тематикасын билгеләп үттеләр. Ә төп тема – туган як, Печище авылының матурлыгы, аңа карата мәхәббәт хисләре. Аның әсәрләрендә шигъри иҗек тә, урын диалекты да бар.

Кичәдә катнашучылар чын күңелдән аның чыгышын тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International