Пионер туган көн

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

19 нчы май  көнне  Вахит мәктәбендә Пионер туган көне билгеләп үтелде. Бу чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, традицияләрне саклау. Укытучы Фаттахова Г.Х. укучыларны пионер туган көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннан соң балалар  ике командага бүленеп, җитезлектә, кыюлыкта, тизлектә ярыштылар. 
 
Мондый бәйрәмнәр онытылып барсалар да, Вахит  мәктәбендә ел саен Пионер туган көне билгеләп үтелә. Чөнки безнең укчыларыбыз тарихыбызны, традицияләрне белеп үсәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International