Кичә ТР ның 2 нче номерлы республика клиникасы болҗницасына медицина учреждениеләре җитәкчеләре килеп китте.
ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының пресс-службасы хәбәр иткәнчә, анда медицина реабилитация белгече Р.А.Бодрова, баш врач урынбасарлары М.Р.Мәҗитов, А.С.Хәйруллов, медицина Үзәге җитәкчесе А.В.Багаутдинов катнашты. Алар үзләрендәге клиник Үзәкнең мөикинлекләре медицина ярдәме күрсәтүнең алгоритмы белән таныштырдылар.
Бу Үзәктә көндезге стационар, диагностик лаборатория, ашыгыч хирургия үзәге иисәпләнә.
Апрель ае башыннан бирле бу Үзәкне инде 500 дән артык халык карап китте.
Иң зур игътибарны җәлеп итүче фактор реабилитацияләүнең функционал блоклары булды. Аларда йөрәк, кан тамырлары, үзәк нерв системасы буенча сәламәтлекне яңадан кайтарып алырга мөмкин.