Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы урынына конкурс уздырылды.
2016 нчы елның 25 нче апрелендә Башкарма комитет җитәкчесенең полномочиеләре тәмамланды.
27 нче апрельдән 16 нчы майга кадәр бу урынга конкурс игълан ителде.
Конкурс комиссиясе составына түбәндәгеләр кертелде:
- Лилия Маврина – ТР ның дәүләт Советы сәркатибе, комиссия рәисе;
- Сергей Осянин – район башлыгы урынбасары;
- Римма Троицкая – ветераннар Советы рәисе;
- Шайхутдинов Роман Александрович, ТР премьер-министры урынбасары;
- Нефедов Андрей Александрович - Президент идарәсе башлыгы;
- Ирек Мусин – Югары Ослан районы депутаты.
Комиссия бу вазифага вакантлы урынга 2 кандидат тәкъдим итте.