Яр буйларын үзләренә буйсындыручылар

2016 елның 21 мае, шимбә

Росреестрлары тарафыннан Идел ярларын үзләренеке итүче 200 очрак билгеле булды. Әле моннан тыш та эш дәвам итә.

Татарстан Республикасында 2016 нчы ел сулыкларны саклау елы итеп игълан ителде. Шуның белән бәйле рәвештә инспекторларның эше сулыкларның файдаланылуы турында кайгырту һәм тәртип бозучыларны табу юнәлешендә бара.

ТР Росреестры дәүләт җир инспекторлары апрель аеннан башлап Казан, Яшел Үзән, һәм Лаеш районнарында яр кырыйлары территорияләрен тикшерәләр.

Барлык тәртип бозучылар 5 000 нән алып 100 000 гә кадәр штрафка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International