Укучының культура көндәлеге

2016 елның 21 мае, шимбә

20 нче майда районның Үзәк китапханәсендә “Укучының культура көндәлеге” дигән конкурска йомгаклар ясалды.

Районның иң югары культуралы укучылары бу бәйрәмгә җыелды. Чараны балалар китапханәчесе Н.В.Крымова ачып җибәрде, Т.А.Плохова  алып барды.

Презентация, викторина, дипломнар – барысы да балалар күңеленә хуш килде.

Җиңүчеләр Краузе Анастасия (гимназия),  Елагин Глеб (Югары Ослан мәктәбе), Азизов Адель (Октябрьский мәктәбе). Антонова Анжелика (Макыл мәктәбе) 26 нчы майда Казанның “Әкият”курчак театрына билетлар белән бүләкләнделәр.

Күп кенә укучылар Изге Болгар җиренә сәяхәт кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International