Хөрмәтле җитәкчеләр!
Сезнең кызларыгызны Казан шәһәрендә 29 нчы майдан 12 нче июньгә кадәр уза торган “Татарстанның кечкенә принцессалары” дигән фестивальдә катнашырга чакырып калабыз.
Фестивальнең төп идеясе – сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади потенциалын күрү, балаларны һәм аларның аналарын культура традицияләрен белергә өндәү.
Фестиваль бигрәк тә хәйрия социаль мөмкинлекләргә нигезләнгән. Шуңа күрә барлык социаль проектлар һәм чаралар бушлай тормышка ашырылачак.
Анда катнашыр өчен 5 яшьтән 16 яшькә кадәр булган кызлар чакырыла. Ел саен сайлау этабында100 дән артык сәләтле бала катнаша, шуларнң 40 ы финалга үтә.
Өстәмә мәгълүмат белән www.littleprincessoftatarstan.ru. сайтыннан таныша аласыз.
Фестиваль Нигезнамәсе (скачать)