БУ КӨННӘРДӘ Алабуга шәһәрендә Татарстан хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министрлыгы тарафыннан иҗади практика фестивале булып узды.
Аның беренче өлеше шәһәр культура сараенда республиканың барлык социаль учреждениеләре катнашында узды.
Безнең районның картлар һәм инвалидлар интернаты бу фестивальгә үзләренең топиария технологиясен тәкъдим иттеләр.
Аннан соң барлык килүчеләрм белән пленар утырыш уздырдылар.
Фестивальнең икенче яртысында “Социаль услугаларны инновацион технологияләр аркылы җиткерү” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Хезмәткәрләрне кызыксындырган төрле мастер – класслар да каралды.