21 нче май – “Изге Болгар җыены”

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

21 нче май көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Югары Осландагы җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина җитшәкчелегендәге делегация Изге Болгар җирендә Россия ислам академиясен ачу тантанасында булып кайтты. Бу тантанада Республика Президенты Р.Миннеханов һәм ТР ның дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев катнашты.  Аны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, “Яңарыш” фонды.

Бу җирдә борынгы бабаларыбыз 922 нче елда ислам диненә нигез салганнар. Бу гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән Изге Болгар җыенына бик күп милләттәшләребез җыелган.

Чарада катнашып, Болгар җиренә, андагы һәйкәл, мәчетләргә сәяхәт ясаганнан соң, райондашларыбызның бик күңеле булды. Алар бу сәяхәткә рөхсәт һәм транспорт биргән район башлыгыбыз Марат Зиатдиновка зур рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International