Шәхси милеккә Декларацияне ничек тутырырга?

2016 елның 24 мае, сишәмбе

“Күчемсез милекне дәүләт регистрациясе аша уздыру” дигән 21.07.1997 №122-ФЗ Федераль Закон шәхси хуҗалык алып бару өчен, дача һәм җир биләү өчен мөмкинлекләр бирә һәм анда йорт салырга дамөмкин. Аның өчен кадастр хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә күчемсез милек объекты турында Декларация генә бирергә була.

Декларация тутыру вазифасы хуҗаның үзенә ята. Ул Декларацияне тутыру тәртибе Россия Минэкономүсеш 03.11.2009г. №447 приказы буенча билгеләнгән.

Декларация түбәндәге объектларга карата тутырыла:

1)    Дача-бакча участокларында урнашкан бина, йортлар;

2)    Мунча, хуҗалык корылмалары;

3)    Теплица, нәүрәп корылмалары;

4)    Эшмәкәрлек алып бару өчен булмаган гараж корылмалары.

Декларацияне гражданнар гына түгел, дачасы булган юридик затлар да бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International