19-20 нче май көннәрендә Казанның «Шаляпин Палас Отель» гостиницасында “2016 нчы ел Татарстан стамотологиясе” чарасы узды. Бу чара инде быел 15 нче мәртәбә уздырыла.
Монда Казан медицина укыту учреждениеләре студентлары, Россия стоматология белгечләре бергә җыелып стоматология өлкәсендәге яңалыкларны һәм җиңүләрне бергә тикшерәләр, киңәшәләр.
Бу форумга безнең районнан врач стоматолог-терапевт Гөлфия Мансурова һәм балалар врач-стоматологы Алексей Ключников барды.
Шунда ук Россия стоматология ассоөиациясенең стоматология оешмасы сыйфаты менеджменты системасы да каралды.
Форум кысаларында бик кызыклы темаларга түгәрәк өстәл, профессиональ мастерлык конкурсы, җитәкчеләр клубы, симпозиум да булды.
Районыбызның балалар стомотологы А.Ключников -B PRO 6000 SmartSeries электрон теш щеткасы заманча чарасы бүләгенә лаек булды.
Форум бик файдалы узды.