10 нчы июньдә Президент Рөстәм Миннеханов Казанда “Бизнес һәм хакимият” дигән проект кысаларында эшмәкәрләр белән очрашты. Анда конкрет проблемаларны чишү буенча оператив эш алып барылды.
Бу очрашу әлеге проект юнәлешендә инде бишенчесе.
2015 нче елның 30 нчы августында Президентка шәхси эшмәкәрлек, мобиль сәүдә, промышленность мәйданчыклары ачу, шәхси балалар бакчаларын үстерү буенча 30 сорау бирделәр. Күзгә-күз карап сөйләшү зур нәтиҗәләр бирде.
- Диалог кирәк, нәкъ менә күзгә-күз карап аралашканда гына проблеманың төбенә төшенеп була. Нинди генә чиновник булсаң да, тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк. Син һәр кешене тыңлый белергә һәм аның проблемасын чишәргә тырышырга тиеш, - диде Президент.
- Соңгы вакытта хакимият бизнес һәм эшмәкәрләргә якынлашты, ачылды. Республиканың беренче башлыклары да сине тыңлап, проблемаларыңны чишәргә әзер.
Бизнес кору буенча эшмәкәрләрнең Президентка сораулары булса, бизнес-власть.рф сайтында регистрация үтеп, RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасы аша гариза җибәрергә кирәк.
27 нче майга кадәр 843) 203-44-17 телефонына да шалтырата аласыз.